«Даруга да бирешми»: гриппны гадәти салкын тиюдән ничек аерырга икәнен аңлатканнар

Гриппның гадәти салкын тиюдән төп аермасы – чир башланганда томау төшмәү. Табиб-терапевт Светлана Бурнацкая “Российская газета” хәбәрчесенә шулай дип белдергән. Шул ук вакытта, аның әйтүенчә, кеше грипп белән һәрвакыт кинәт чирли башлый.

“Грипп кинәттән китереп “суга”: күпләр кайчан чирли башлавын сәгате-минуты белән әйтеп бирә ала”, – дигән медик.
Белгеч аңлатып үткәнчә, кеше иртән үзен әйбәт кенә хис итсә, көн урталарында инде “егылырга” да мөмкин. 

Табиб сүзләренә караганда, грипп вакытында тән температурасы нык күтәрелә: 38,5-40 градуска кадәр җитәргә мөмкин. Бик тиз – берничә сәгать эчендә күтәрелеп, 3-4 көн төшмәве бар. Югары температура даруга да бик бирешми. Моннан тыш бөтен тән (мускул, сөяк, буыннар), баш (гадәттә маңгай һәм чигә тирәсе), күз алмалары авырта, хәлсезлек баса, калтырата, коры йөткерү барлыкка килә. Ә инде чирнең икенче-өченче көнендә томау һәм тамак авыртуы өстәлә.

Бурнацкая сүзләренә караганда, грипп бик йогышлы булуы һәм вирусның тиз мутацияләнүе (димәк, профилактиканы да, дәвалауны да кыенлаштыра) сәбәпле хәтәр белән яный. 
Сүз уңаеннан, Роспотребнадзор мәгълүматларына караганда, грипп белән авыручылар саны гадәттә ноябрь ахыры-декабрь башларында арта башлый. Ә чирнең иң көчәйгән чоры кыш урталарына туры килә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре