Дәрвишләр бистәсендәге тимер юл кичүе автомобильчеләр өчен вакытлыча ябыла

Дәрвишләр бистәсендә автомобильчеләр өчен төнге вакытта Станционная урамында урнашкан 800 км тимер юл кичүен ябалар. Бу Восстание – Дәрвишләр бистәсендә ремонт эшләре белән бәйле, дип хәбәр итә ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.

Автомобиль хәрәкәте 18 апрельнең кичке 22:00 сәгатьтән 19 апрельнең иртәнге 08:00 сәгатькә кадәр, шулай ук 20 апрельнең кичке 22:00 сәгатьтән 21 апрельнең иртәнге 08:00 сәгатькә кадәр чикләнәчәк. Ремонт кишәрлеген Кече Дәрвишләр бистәсенең тимер юл аша урап узып булачак, диелә хәбәрдә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре