2025 елның 1-10 октябрь көннәрендә, олыларгабагышланган ункөнлек кысаларында, «ВКонтакте» социаль челтәрендә «Дәү әни-Дәү әти көне» республика акциясе үтәчәк.
Акциянең оештыручы – Татарстан Мәдәният министрлыгы. Чараны «Татарстан Республикасының мәдәният өлкәсендә инновацияләрһәм традицияләр саклау ресурс үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе («Татарстанның мәдәният ресурс үзәге»ДБУ) гамәлгә ашыра.
Акциядә Татарстан җирлегендә яшәүче 6 яшьтән 14 яшькә кадәр балалар һәм яшьүсмерләр катнаша ала. Чарада катнашу өчен 2025 елның 1-10 октябрь көннәрендә үзеңнең «ВКонтакте» сәхифәсендә әби-бабайларга багышланган язма урнаштырырга кирәк.
Катнашучылар үзләре теләгән форматны сайлыйала:
Барлык материаллар да уңай рухлы, позитив, олыларга рәхмәт хисләре белән сугарылган булырга тиеш. Чарада катнашу өчен акциянең хештегынкүрсәтү мәҗбүри: #СПАСИБОБАБУШКАИДЕДУШКА2025.
«Акция тарихи хәтерне һәм гаилә традицияләренсаклау, балаларның гаилә тарихы белән кызыксынуынарттыру, шулай ук олы буынга карата ихтирам белдерүөчен бик уңай мөмкинлек», – дип саный оештыручылар.
Акция кысаларында килгән эшләр оештырукомитеты тарафыннан оригинальлек, теманыңтирәнтен ачылуы, эмоциональлек, дөреслек, язмаларның сыйфаты кебек критерийлар буенча бәяләнәчәк. Акциядә катнашу оештыручылар тарафыннан язмаларның коммерцияле булмаганмаксатларда файдаланылуына ризалык бирү дип санала.
Акциянең нәтиҗәләре 2025 елның 25 октябренәкадәр игълан ителәчәк. Иң яхшы эшләр авторлары истәлекле бүләкләргә лаек булачак. Җиңүчеләрисемлеге һәм бүләкләр тапшыру тәртибе турындагымәгълүмат «Татарстанның мәдәният ресурс үзәге»ДБУнең «ВКонтакте»дагы(https://vk.com/tatcultresurscentr) рәсми сәхифәсендә һәмҮзәкнең рәсми сайтында (https://tatcultresurs.ru/) игълан ителәчәк.
Туларык мәгълүмат өчен контактлар:
«Татарстанның мәдәният ресурс үзәге» ДБУнең Фестиваль-конкурс программалары бүлеге, тел. (843) 293-27-92;
«Татарстанның мәдәният ресурс үзәге» ДБУнең Халыкиҗаты үсеше бүлеге, тел (843) 293-83-00
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез