Газетага язылу

«Дәү әнигә ярый, песигә юк»

Күршебездә яшәүче Тәгъзимә апаның соңгы елларда хәтере чуалды.

«Дәү әнигә ярый, песигә юк»
ru.pinterest.com

Әле яше дә шулкадәр олы түгел. Моннан шактый еллар элек сыерлары башына типкән иде. Ул чакта әллә ни имгәнмәсә дә, зыяны тора-бара чыкты. Берничә елдан бер күзенә зәгыйфьлек бирде, аннан башы белән җитди кимчелек башланды. Бик тәвәккәл, булдырам, дип тырыша торган, бер минут тик тора белмәгән Тәгъзимә апабыз хәзер инде һәрдаим күзәтүгә, ярдәмгә, кайгыртуга мохтаҗ. Ярый әле тормыш иптәше Рәшит абый, улы-килене, оныклары бик сабыр гына тәрбиялиләр үзен. Аңа булган җылы мөнәсәбәтне аңлар өчен менә шушы бер очрак та җитеп аша дип уйлыйм.

 

Авылдагы күпчелек гаиләдәге кебек, аларда да өйдә, абзар-кура тирәсендә асрала торган мәчеләр бар. Шуларның өйдә торган берсе бер көнне хилафлык кылган – зур йомышын махсус савытыннан читтә эшләгән бит. Андый чакта: «Әле син шулаймы?!» – дип орышкан кыяфәт чыгарып, «тәрбия сәгате» дә ясап аласың. Ә иң зур җәза урамга чыгару инде...

Әнисенең әлеге песиләрен урамга чыгарганны күреп, башлангыч сыйныфта укучы төпчек уллары: «Песи бер тапкыр өйне пычратты, аны сразу урамга чыгардың, дәү әни гел пычрата, аңа бер сүз әйтмисең», – дигән. Бик күпне аңлата, бик күп нәрсә турында сөйли сабыйның әлеге ихлас сүзләре! Хаклык өчен шунысын да әйтим: эт-мәчеләре дә кадерсез түгел, бик яратып үстерәләр, карыйлар биредә. Дәү әни исә дәү әни инде! Шөкер, менә шуны аңлап, сизеп, күреп үсә күрше егете.

 

Бу урында күп еллар укыган бер әңгәмә искә төште. Бер танылган ханым кечкенә кызы белән чит илгә ял итәргә бара. Шунда ял иткән чакта ул кызына: «Кызым, менә мин сине, яраткач, шушындый матур җирләрне күрсәтергә, бергә ял итәргә алып килдем. Син дә зур үскәч, мин картайгач, шулай матур җирләргә алып барырсың, яме», – ди. Җавап көтелмәгәнчә бик каты була: «Юк, әнием, сине түгел, кызымны алып барам. Син дә бит әниеңне түгел, мине алып килдең», – ди…

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре