Дәүләт автоинспекциясе: «Куркыныч уен аркасында машина астына эләгүчеләр юк»

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автомобиль инспекциясе балаларның куркыныч уеннарда яки флешмобларда катнашуы аркасында машина астына эләгүе турында мәгълүматларны кире кага.

Балигъ булмаганнар катнашында килеп чыккан һәлакәтләрне тикшерү нәтиҗәләре буенча балаларның куркыныч уеннарга җәлеп ителүе турында мәгълүмат расланмады. Зыян күргән балалар һәм аларның ата-аналары белән профилактик әңгәмәләр үткәрелгән. Һәлакәтләрнең сәбәпләре ачыкланган.

«Хөрмәтле татарстанлылар! Коткыга бирелмәгез, фәкать тикшерелгән мәгълүматка гына ышаныгыз. Дәүләт автомобиль инспекциясе ата-аналарны балаларына юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен даими аңлатырга һәм кагыйдәләрне үтәүне үз үрнәгеңдә күрсәтергә өнди», – диелә ДАИ хәбәрендә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре