Дәүләт автомобиль инспекциясендә кисәтеп әйтелгәнчә, тайгак юлда транспорт чарасының тормоз юлы 3-5 тапкыр артып, авария куркынычы нык арта. Шуны истә тотып, йөртүчеләргә тизлекне киметергә, машиналар арасында зуррак ераклык сакларга, кискен хәрәкәтләр ясамаска, яктырткычларның, “дворник”ларның эшләвен барларга, мөмкинлеккә карап, ерак юлга чыкмаска киңәш ителә. Җәяүлеләргә исә юл аша рөхсәт ителгән урыннардан гына чыгарга, кимендә яктылык кайтаручы элементлар булдырырга, дип кисәткән ГАИ.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез