Дәүләт Думасы 2026 елдан МРОТ күләмен 27 093 сумга кадәр җиткерүне раслады

Дәүләт Думасы пленар утырышында “Хезмәткә түләүнең минималь күләме турында” Федераль законның 1 статьясына үзгәрешләр кертү хакында закон кабул иткән.

Бу хакта парламент палатасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Документ 2026–2028 елларга федераль бюджет проекты белән бергә каралган.

Кабул ителгән закон нигезендә, 2026 елның 1 гыйнварыннан хезмәткә түләүнең минималь күләме аена 27 093 сум тәшкил итәчәк. Шул рәвешле МРОТ бүгенге күрсәткечкә караганда 20 процентка артачак. Закон чыгаручылар исәпләп чыгарганча, бу 4,5 миллион чамасы хезмәткәрнең эш хакы артуга китерәчәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Без бергә” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре