Дәүләт Думасы депутатлары балаларга гадәти булмаган исемнәр бирүгә чикләүләр кертү турында закон проекты әзерләгән. Бу хакта Думаның Гаиләне яклау комитеты рәисенең беренче урынбасары Татьяна Буцкая хәбәр итте, дип яза "Татар-информ".
Аның сүзләренә караганда, әлеге инициатива рөхсәт ителгән исемнәр исемлеген булдыруны күздә тота.
«Балаларны Пилмән, Өстәл, Тумбочка булу ихтималыннан сакларга кирәк», - дип китерә «Москва 24» Буцкаяның сүзләрен.
Моңарчы Татарстанның балалар омбудсмены Ирина Волынец ЗАГС хезмәткәрләренә сәер исемнәрне теркәүдән баш тарту хокукын бирергә тәкъдим итте.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез