Дәүләт Думасы депутатлары әтиләргә бала туганнан соң бер атна түләүле ял бирергә тәкъдим иттеләр

Яңа туган баланың әтисенә җиде көнгә кадәр түләүле отпуск бирү тәкъдиме белән Дәүләт Думасына закон проекты кертеләчәк.

Документ хезмәт законнарындагы бушлыкны тутыруга юнәлдерелгән, чөнки хәзерге вакытта бала туганнан соңгы чорда әтиләр өчен аерым гарантия каралмаган, дип хәбәр итә «РИА Новости».

Аңлатма язуына караганда, отпускны бер тапкыр кулланыла торган һәм түләүле, җиде календарь көн дәвамлылыгында, бала туганнан соң бер ел эчендә куллану мөмкинлеге белән тәкъдим итәләр. Кулланылмаган көннәр өчен компенсация каралмаган.

Закон проектын эшләүчеләр фикеренчә, мондый чара гаилә институтын, социаль гаделлекне ныгытуга һәм әтиләрнең бала тәрбияләүгә катнашуын арттыруга ярдәм итәчәк.

Депутатлар билгеләп үткәнчә, хәзерге законнар әтиләргә бала туганнан соң түләүле отпуск алу мөмкинлеген бирми, бу, аның сүзләренчә, гаделсезлек.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре