БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Район җитәкчелеге белән очрашу вакытында кыска сроклы ялга кайткан хәрбиләр үзләрен борчыган сорауларны биргән, проблемалар турында сөйләшкән, һәрдаим күрсәтелгән ярдәм өчен якташларына рәхмәт белдергән.
Актаныш районы авыл җирлекләре, оешма-предприятие коллективлары бердәм булып Кыш бабайлар парадына чыккан.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бәйрәм көннәрендә иминлек чараларын көчәйтергә, энергетика һәм торак-коммуналь хуҗалык объектларының, юл һәм транспорт оешмаларының, ашыгыч медицина ярдәме бригадаларының һәм башка оператив хезмәтләрнең өзлексез эшләвен тәэмин итәргә кушты.
Алдау һәм алдану гадәти күренешкә әверелеп барган чорда яшибез. Ялган юл белән акча эшләүчеләр элек тә булган анысы. Моның өчен адәм баласын нинди җәза көтә?
Халкыбызның яраткан җырчысы, Сарман сандугачы Илһам Шакиров 2019 елның 16 гыйнварында 83 яшендә арабыздан китеп барды. Бу югалтудан соң инде 6 елга якын вакыт узган. Күренекле җырчының якташлары, аның исемен мәңгеләштерү, мирасын саклап калу өчен, «Илһам чишмәсе» дип исемләнгән төбәкара җыр бәйгесе уздыра.
Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле – республиканың бренды. Дөньяның кайсы гына почмагына барып чыгыш ясаса да, татарның бай мирасын һәм зәвыклы, бөек халык икәнен күрсәтү көченә ия коллектив ул. 88 еллык тарихы булган ансамбль белән һәрвакыт халкына җаны-тәне белән бирелгән кешеләр җитәкчелек итте.
Яңа елга кергәндә, узганына нәтиҗә ясыйбыз. Журналистлар газетага язмалар әзерләп кенә калмый, шул арада кешегә ярдәм итәргә тырыша. Кемгәдер булышырга кирәк, кемнеңдер хыялларын тормышка ашырасы килә, ә кемдер җылы сүз өмет итә. Үзебез ярдәм иткән дусларыбызны барладык.
«Интертат» электрон газетасы редакциясе коллективына яңа баш мөхәррир тәкъдим ителде. Яңа елдан газетаны «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең махсус проектлар директоры Рөстәм Гәрәев җитәкләячәк.
Хатын-кызның яшен куллары «сата», диләр. Баксаң, куллар яшь кенә түгел, организмның авырткан урыннары турында да сөйли икән. Аларга игътибар итеп карарга гына кирәк! Дөресрәге, кул тиресенең төсенә күз салу зарур.
Кеше акчасын санама, дисәләр дә... Яңа ел, Сабан туе алдыннан артистларның бәйрәм төнендә чыгыш ясаган өчен күпме акча алулары турында чынбарлыкка туры килә торган имеш-мимешләр чыккалый. Социаль челтәрләрдә «фәлән сумга җырлап китәләр», дигән видеолар да күренде. Безнекеләр дә рус артистларыннан кимен куймый икән...
Фикер өстәү
Фикерегез