Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына юлламасында махсус хәрби операция мәсьәләсе бер генә тапкыр күтәрелмәде. Төп бурычларның берсе – хәрбиләрне тыныч тормышка әзерләү. Россия Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин сүзләренчә, Рәиснең бу мәсьәләгә аерым игътибар күрсәтүе бик әһәмиятле.
– Хәрбиләр тыныч тормышка кайтачак. Һәм без аларга гадәти тормышка ияләшергә булышырга тиеш. Бу безнең бурыч та, җаваплылык та, – диде Айдар Метшин. – Кемгәдер психологик ярдәм кирәк булыр, кемгәдер медицина тернәкләнүе, дисеңме. Дәүләт Думасы депутатлары СВО катнашучыларына һәм аларның гаиләләренә ярдәм йөзеннән 112 закон кабул итте. 20 закон проекты көзге сессиядә каралачак. Булган чаралардан нәтиҗәле файдалана алу мөмкинлеген карарга кирәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез