Ул ТАСС агентлыгына шулай дип белдерде. Хәзер компенсация күләме төбәкләр дәрәҗәсендә билгеләнә һәм уртача 4-14 мең сум тәшкил итә.
«Минемчә, мондый компенсацияләрне күп балалы гаиләләр өчен федераль чара буларак Россия Федерациясенең барлык төбәкләрендә дә бирергә кирәк, ә аларның минималь күләме төбәктәге форманың уртача бәясен тәшкил итәргә һәм уку елы башланыр алдыннан бер айдан да соңга калмыйча түләнергә тиеш», – диде парламентарий.
Аның сүзләренчә, күп балалы гаиләләр мондый ярдәмне кайда яшәсәләр дә алырга тиеш.
«Күп балалы ата-аналар – инде геройлар һәм нинди төбәктә яшәсәләр дә, аларның дәүләт ярдәмен алырга хакы бар», - дигән депутат.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез