Дәүләт Думасы депутаты Украинада махсус хәрби операциянең кайчан тәмамланачагын әйткән

Думаның Иминлек комитеты башлыгы беренче урынбасары белдергәнчә, Көнбатыш “йокысыннан” айный алмый.

Дәүләт Думасы депутаты Адам Делимханов фикеренчә, Россиянең Украинадагы махсус хәрби операциясе ел ахырында тәмамланыр кебек. Бу хакта “РИА Новости” яза.

- Шуңа өметләнәбез. Аннан да озакка сузылмастыр дип уйлыйм, – дигән ул, сорауга җавап биреп.
Дәүләт Думасының Иминлек комитеты башлыгы беренче урынбасары шулай ук Көнбатышның “йокысыннан” айный алмавы турында белдергән. Бу илләр Украинадагы чынбарлыкны соңрак кына аңлаячак, дигән ул.

Исегезгә төшерәбез: Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Украинага республикабыздан китеп һәлак булганнарның гаиләләренә 2шәр миллион сум биреләчәге турында Указга кул куйды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Украинада махсус хәрби операция

Көн хәбәре