Дәүләт Думасы икенче һәм өченче укылышта 2022 елның 1 октябреннән 2023 елның 1 сентябренә кадәр РФ Саклану министрлыгы белән штурм бүлекчәләрендә хезмәт итү турында контракт төзегән махсус хәрби операциядә катнашучыларга хәрби хәрәкәтләр ветераны статусын бирә торган закон кабул итте.
Аңлатма язуында күрсәтелгәнчә, гамәлдәге закон махсус хәрби операциянең ирекле катнашучыларына хәрби хәрәкәтләр ветераны һәм инвалиды статусын бирүне күздә тота. Әмма бу нигезләмәләр күрсәтелгән чорда штурм частьләре составында махсус операциядә катнашкан гражданнарга кагылмый. Шул ук вакытта аларның күбесе күрсәткән батырлыклары һәм кыюлыклары өчен дәүләт һәм ведомство бүләкләре белән бүләкләнгән.
Хөкүмәт инициативасы белән булдырылган закон проекты «Ветераннар турында»гы федераль законга төзәтмәләр кертә. Ветеран статусы 2022 елның октябреннән 2023 елның сентябренә кадәр Оборона министрлыгы белән килешү төзегән һәм махсус операция кысаларында хәрби частьләрнең махсус бүлекчәләре составында бурычлар үтәүче хәрбиләргә биреләчәк. Гражданнар социаль ташламалар, шул исәптән торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә ташламалар, дәүләт һәм муниципаль фондтан өстенлекле тәртиптә торак алу, шулай ук медицина ярдәменнән өстенлекле тәртиптә файдалану хокукын алачак.
Моннан тыш, әйтелгән затларга айлык акчалата түләүләрне хәрби хәрәкәтләр ветераны дип рәсми рәвештә танылганнан соң РФ Социаль фондының территориаль бүлекчәләре билгеләячәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез