Дәүләт Думасы мәктәп товарларына бәя артуга ачыклык кертүне сораган

"Чек Индекс" аналитик сервисы мәгълүматлары күрсәткәнчә, быелның июнь-июль айларында база мәктәп җыелмасы бәясе узган ел белән чагыштырганда, 7 процентка арткан һәм 16 219 сум тәшкил итә. Дәүләт Думасының гаиләне яклау комитеты башлыгы Нина Останина мәктәп кирәк-яракларына бәя артуына борчылып, Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенкога мөрәҗәгать иткән.

Нина Останина бәяләр арту сәбәпләре ачыклауны һәм вазгыятьне тотрыкландыру өчен күрелә торган чаралар турында мәгълүмат бирүне сораган. Шулай ук уку елы алдыннан балалары булган гаиләләргә өстәмә ярдәм чараларын кертү мөмкинлеген дә карарга тәкъдим иткән.
Останина ассызыклаганча, мәктәп кирәк-яракларының кыйммәтләнүе Россия гаиләләренең, аеруча күп балалы гаиләләрнең матди хәленә тискәре йогынты ясарга мөмкин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре