Дәүләт Думасы Россиядә төбәк хакимияте турындагы законны икенче укылышта кабул итте

Закон проектын Дәүләт Думасының Дәүләт төзелеше һәм закон чыгару комитеты рәисе Павел Крашенинников тәкъдим итте. Үз чыгышында ул закон проектына 418 төзәтмә кергәнлеген, закон проекты тексты сизелерлек артканлыгын искәртте. 

«Кабул итүгә тәкъдим ителә торган төп төзәтмәләр: федерация субъектларының уртак мәсьәләләр буенча вәкаләтләре. Көчле фикер алышулардан соң, без әлеге законда 170 вәкаләтне дә күрсәтергә кирәк, дигән нәтиҗәгә килдек», - диде Крашенинников. Аның сүзләренчә, закон проекты уртак мәсьәләләрне алып бару буенча системалы «вәкаләтләр җыентыгы»на әверелде.

Аның сүзләренә караганда, документта шулай ук РФ субъекты исемен күрсәтеп, югары вазифаи затның исеме «башлык» дип атала торган пункт беркетелә. Әмма аерым төбәкләрнең тарихи, милли һәм башка традицияләрен исәпкә алып, субъект Конституциясе нигезендә башка вазифа атамасы каралырга мөмкин.

Ачык хакимият системасының тотрыклылыгын тәэмин итү максатларында төбәк башлыгы һәм РФ субъекты закон чыгару органы вәкаләтләре вакыты биш ел рәвешендә билгеләнә. Хәзер аларның вәкаләтләре вакыты төбәк тарафыннан билгеләнә, ләкин ул биш елдан да артмаска тиеш.

Элегрәк Татарстан Дәүләт Советы закон проектына төзәтмәләр пакетын җибәргән иде, анда башта эшләнгән документ РФ Конституциясенә каршы килә дип күрсәтелгән. Депутатлар, әгәр закон проекты илнең Төп законын бозып кабул ителсә, Россия Конституция судына мөрәҗәгать итү ихтималын әйтте, дип яза Татар-информ.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре