Дәүләт Думасы торак алуга өстенлекле хокукы булган ятим балалар исемлеген киңәйтә торган закон проектын беренче укылышта кабул итте. Хәзер исемлеккә махсус хәрби операциядә катнашучыларны, шулай ук Россия чигендә һәм чик буе төбәкләрендә кораллы һөҗүмнәрне кире кайтаруда катнашучыларны кертергә тәкъдим ителә. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Инициативаны Дәүләт Думасының гаиләне яклау, аталар, аналар һәм балалар мәсьәләләре комитеты рәисе Нина Останина җитәкчелегендәге депутатлар төркеме кертте. Документ быел мартта парламентның түбән палатасына карауга тәкъдим ителде.
Закон проекты «Ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар өчен социаль ярдәмнең өстәмә гарантияләре турындагы» федераль законга үзгәрешләр кертүне күздә тота. Төзәтмәләр нигезендә, ятим балалар һәм Украина, Донецк һәм Луганск халык республикалары, шулай ук Запорожье һәм Херсон өлкәләре территорияләрендә махсус хәрби операциядә катнашкан ятимнәр торак бирүгә өстенлекле хокук алачак.
Әлеге гарантияләрне Россия Федерациясе территориясенә кораллы һөҗүмнәрне кире кайтаруда (шул исәптән махсус хәрби операция уздыру зоналарына якын урнашкан чик буе районнарында) катнашкан ятимнәргә дә таратырга тәкъдим ителә.
Документка аңлатма язуында әйтелгәнчә, гамәлдәге законнарда махсус хәрби операция катнашучылары өчен ярдәм чаралары каралган, әмма илне саклауда катнашучы ятимнәр аерым билгеләп үтелмәгән.
Инициатива авторлары ассызыклаганча, төзәтмәләр социаль гаделлекне торгызуга һәм гражданнарның ярдәмгә мохтаҗ категориясе өчен гарантияләрне көчәйтүгә юнәлтелгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез