Дәүләт Думасы депутатлары парламент палатасына закон проектын тапшырачак. Анда 1 сентябрьгә кадәр балалары булган гаиләләргә уку әсбаплары, форма, канцелярия кирәк-яраклары сатып алу өчен ел саен түләү кертү тәкъдим ителә. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Инициатива авторы – Дәүләт Думасы депутаты Сергей Миронов. Ул билгеләп үткәнчә, ата-аналарның балаларын мәктәпкә һәм югары уку йортына әзерләүгә тоткан чыгымнары еш кына гаилә бюджетына зур йогынты ясый.
«Башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми, шулай ук урта һәм югары белемнең көндезге формасында төп белем бирү программалы буенча белем алучы балалары булган гаиләләргә уку елы башланыр алдыннан ел саен түләү бирергә тәкъдим ителә», – диелә документта.
Сәясәтче Россия базарларының тикшеренүләре мәгълүматларын китерде, алар буенча соңгы елда беренче сентябрьгә балаларны мәктәпкә җыю бәясе 30% -35% ка арткан. Кием бәяләре кыйммәтләнгән, канцелярия товарлары уртача – 22% ка, пластилин – 69% ка, акварель 48% ка күтәрелгән.
«Балалы гаиләләргә ел саен 1 сентябрьгә түләү кертергә тәкъдим итәм. 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге һәр укучыга – 28,7 мең сум. Югары уку йортлары һәм техникум студентларына - 14,3 меңнән 21,5 мең сумга кадәр. Аз керемле гаиләләрдәге балаларга – 43 мең сум. 6 яшьтән 23 яшькә кадәрге бер инвалид балага еллык түләү – 50,2 мең, 28 яшькә җиткәнче 21,5 мең сум тәшкил итәргә тиеш», – дип белдерде парламентарий.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез