Бу хакта Россия Үзәк сайлау комиссиясе сайтында хәбәр ителә.
"Федераль округ буенча тавыш бирү барышы – 39,13%", – дип хәбәр итә Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте.
Ә Татарстан буенча күрсәткечләр югарырак, бүген 15:00дә тавыш бирүчеләр саны 50,3%ка җиткән иде.
Татарстанда Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда 2 млн 923 мең кеше тавыш бирәчәк, шуларның 43 меңе әлеге сәяси чарада беренче тапкыр катнаша.
Билгеле булганча, Дәүләт Думасына барлыгы 450 депутат сайлана. Федераль округ буенча республикадагы сайлауда 10 партия катнаша. Бер мандатлы алты округта исә төрле партияләрдән 32 кандидат бар.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез