Газетага язылу

Дәүләт Думасына сайлауга югары дәрәҗәдәге әзер булуыбыз турында белдерделәр

Татарстанда “Бәйсез иҗтимагый мониторинг” ассоциациясенең “IX чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау алдыннан Россиянең сайлау системасы”: сынауларга җавап” аналитик доклады буенча фикер алышканнар. Документ белән 1 июльдә Россия Иҗтимагый палатасында таныштырганнар.

Россия Юристлар ассоциациясенең Татарстандагы төбәк бүлеге Башкарма комитеты рәисе, Татарстан Иҗтимагый палатасының Хокукый мәсьәләләр һәм җәмәгатьчелек контроле комиссиясе рәисе  Тимур Какохо билгеләп үткәнчә, доклад Россия сайлау системасының алда торучы сайлау кампаниясенә югары дәрәҗәдә әзер булуын чагылдыра.

Тимур Какохо әйтүенчә, сайлауның үтәкүренмәле булу, заманча технологияләрне гамәлгә кертү һәм җәмәгать күзәтчелеге институтын үстерү мәсьәләләре  Татарстан өчен аерым зур әһәмияткә ия. Ул шулай ук җәмәгать күзәтчелегенең сайлауның ачыклыгын һәм нәтиҗәләренә ышанычны арттыруны тәэмин итүнең тулы кыйммәтле механизмга әйләнүен искәрткән.

Моннан тыш белгеч сайлау системасының яңа технологик, иҗтимагый һәм мәгълүмати шартларга җайлашырга тиешлеген басым ясап әйткән.

Сайлау хокукы өлкәсендә белгеч-эксперт, Татарстан Иҗтимагый палатасының хокукый мәсьәләләр һәм җәмәгать контроле комиссиясе әгъзасы Тимур Фәхретдинов исә, сайлау кампаниясенең бүгенге сынаулар шартларында узачагына анализ ясау – докладның көчле ягы әнә шул,  дип билгеләп үткән.

Аның фикеренчә, Татарстанга цифрлы технологияләрне үстерү белән гражданнарның сайлау хокукларын яклауның бергә үрелеп баруын тәэмин итү мөһим, чөнки нәкъ менә төбәк һәм муниципаль дәрәҗәләрдә сайлаучыларның комиссияләр эшенә һәм тавыш бирүне оештыруга ышанычы барлыкка килә.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

«Единая Россия»; «Молодая гвардия»; «МГЕР»; «Народная программа»; «Халык программасы», «Бердәм Россия», «Яшь гвардия»"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли пр

Көн хәбәре