Мәскәү вакыты белән 15.18 сәгатькә булган мәгълүматларга караганда, Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда катнашучылар саны 15,17 процент тәшкил итә. Бу хакта Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларыннан билгеле булды, дип яза Татар-информ.
- Бүген Россия Федерациясе Федераль җыены IХ чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда өч көнлек тавыш бирү башланды. Республикада сайлау участоклары 8:00 сәгатьтә ачылды. Тавыш бирү 20 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Участоклар көн саен 8:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшли.
- Татарстанда сайлауларны үткәрүне 65 территориаль сайлау комиссиясе һәм 2,7 меңнән артык участок сайлау комиссиясе тәэмин итә. Республикада барлыгы 2 миллион 923 мең 997 сайлаучы теркәлгән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез