Дәүләт Думасында бер төркем депутатлар уку елы башына укучының әнисе яки әтисенә еллык түләүне күздә тоткан закон проектын тәкъдим иткән. Документ Хөкүмәткә бәяләмә чыгаруга юлланган, дип яза “ТАСС”.
Проект нигезендә, Россия гражданлыгына ия булучы 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге баланың (6 яше агымдагы елның 1 сентябренә кадәр туларга тиеш) әнисе яки әтисенә (опекуны) түләү алу хокукы биреләчәк. Моннан тыш төп урта мәктәп программасы буенча белем алучы 18дән 23 яшькә кадәрге инвалидларга да шундый ук өстенлек карала.
Түләүне Россия буенча яшәү минимумы күләмендә билгеләү тәкъдим ителә. Быел бу – 17 773 сум. Аны һәр балага бирү карала.
Закон проектын Ярослав Нилов, Нина Останина һәм Яна Лантратова әзерләгән. Аларның әйтүенчә, бу чара гаиләләрнең балаларын яңа уку елына әзерләү чыгымнарын җиңеләйтәчәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез