Россия Дәүләт Думасының Хезмәт буенча комитеты җитәкчесе Ярослав Нилов киләчәктә дүрт көнлек эш атнасына күчү мөмкинлеге турында әйткән. Бу хакта ул "РИА-Новости"га сөйләгән.
"Киләчәктә, чыннан да дүрт көнлек эш атнасына күчәрбез дип уйлыйм. Әмма бу барлык тармакларга да һәм барлык һөнәр ияләренә дә кагылмый", - дигән ул.
Депутат, фикерен дәлилләп, мисалга табибларны китергән. "Алар үз эшләрен читтән торып башкара яки пациентларны кабул итү вакытын киметә алмый", - дигән Ярослав Нилов.
Аның сүзләренә караганда, роботлаштыру һәм ясалма интеллект кулланылган тармакларда алга таба кул көчен киметергә мөмкин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез