Закон проектларының берсе хәрби бурычлар үтәгәндә һәлак булган махсус операция катнашучыларының тормыш иптәшләренә югары уку йортларына бакалавриат һәм специалитет программалары буенча бюджет урыннарына, шулай ук урта махсус белем бирү учреждениеләренә аерым квота кысаларында укырга керү хокукын бирүне күздә тота.
Володин билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта югары уку йортларына һәм көллиятләргә ташламалы нигездә укырга керү мөмкинлеге махсус хәрби операция катнашучыларына һәм аларның балаларына гына кагыла.
Икенче закон проекты өстәмә социаль гарантия кертә. Махсус операция катнашучылары һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннарының башка категорияләре ел саен 35 календарь көнгә кадәр хезмәт хакы сакланмый торган отпускка китә алачак. Хезмәткәр ял алу турында гариза язган очракта, эш бирүче аңа ял көннәре бирергә тиеш була.
Володин ассызыклаганча, махсус операция катнашучыларына һәм аларның якыннарына ярдәм итү Дәүләт Думасының төп өстенлеге булып кала. Ул шулай ук 2022 елдан хәрбиләр һәм аларның гаиләләре өчен барлык кирәкле социаль гарантияләрне беркетүче 154 закон кабул ителде, дип искәртте.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез