Дәүләт Думасында медицина белеме алучыларга дистанцион укуны тыярга ниятлиләр

Дәүләт Думасы урта медицина һәм фармацевтика белеме өлкәсендә электрон һәм дистанцион белем бирүне тыюны күздә тоткан закон проекты турында фикер алышачак, дип хәбәр итте түбән палата рәисе Вячеслав Володин.

"Бу атнада медицина ярдәменең сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән закон проектын карыйбыз <...> Моның белән бәйле рәвештә урта медицина һәм фармацевтика юнәлешендә белем бирүнең төп программаларын гамәлгә ашырганда бары тик электрон һәм дистанцион укытуны куллануны тыю тәкъдим ителә",-дип язган ул үзенең Telegram-каналында.

Володин фикеренчә, медикларның квалификациясен күтәрү проблемаларының берсе-аларның күбесе "кирәкле инфраструктурасы, аттестацияләнгән укытучылары һәм белем алу өчен клиник базасы булмаган коммерция оешмаларында" белем ала.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре