Хәзер ул 350 сум тәшкил итә, документ аны 1 сумга кадәр киметергә тәкъдим итә.
«Гаилә коруга дәртләндерергә кирәк, аны артык түләүләр белән йөкләргә ярамый. Дәүләт: «Без җаваплы адым ясаучыларны, гаилә коручыларны һәм үз киләчәген Россия белән бәйләүчеләрне хуплыйбыз», – дип күрсәтергә тиеш», – диде Дмитрий Гусев.
Аңлатма язуында билгеләп үтелгәнчә, пошлинаны киметү дәүләт хезмәтенең барлык категория гражданнар өчен дә үтемлелеген арттырачак, гаилә институтын ныгытачак һәм никахның абруен күтәрәчәк. Закон проекты хәзерге вакытта хөкүмәттә каралу стадиясендә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез