Газетага язылу

Дәүләт Думасында унөченче хезмәт хакын түләүне мәҗбүригә әйләндерергә ниятлиләр

“Справедливая Россия” рәисе Сергей Миронов эшләүчеләрнең барысына да еллык премия (халык телендә 13нче хезмәт хакы дип йөртелә) түләргә тәкъдим иткән.

Сәясәтче “ТАСС” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта белдергән. Миронов әйтүенчә, премияне Яңа ел яки 1Май алдыннан билгеләргә кирәк.

Унөченче премия керемнәрнең инфляциядән артта калуын компенсацияләүгә ярдәм итәчәк. Миронов шулай ук партиянең элегрәк 13нче пенсия турында норманы законга салырга тәкъдим итүен искә төшергән.

Сәясәтче фикеренчә, әлеге түләү пенсионерның 1,5 яшәү минимумыннан ким булмаска тиеш: мәсәлән, быел бу күрсәткеч 24,4 мең сум тәшкил итәргә мөмкин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре