Татарстанның халык шагыйре, күренекле язучы һәм дәүләт эшлеклесе Разил Вәлиевнең каберендә һәйкәл ачу мәрасиме узды. Чарада якыннары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, парламент депутатлары һәм башка танылган шәхесләр катнашты. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
Разил Вәлиев 2023 елның 20 октябрендә вафат булган иде. Ул «Курган» зират комплексында җирләнде. Разил Вәлиев каберендәге һәйкәл – көнчыгыш стиле белән ясалган, арткы ягында мәчет сурәтләнгән.
«Разил Вәлиев – Татарстанда гына түгел, бөтен Россиядә дә танылган депутат, язучы иде. Күптән түгел мин Мәкәүдәге татар мәдәнияте көннәрендә булдым, анда да Разил Вәлиевны искә алмау мөмкин түгел. Берәү аның шигырен чыгып укый, икенчесе ул язган җырны җырлап бирә, кемдер сүз белән хәтергә ала. Ул безнең хәтерләрдә мәңге сакланыр», – дип белдерде парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. Шулай ук ул Разил Вәлиевның аңа да татар теле нечкәлекләрен өйрәнергә ярдәм итүен әйтте.
Татарстан Республикасы Мәдәният министры Ирада Әюпова да Разил Вәлиевның иҗаты гасырлар буена сакланырга тиешлеген әйтте.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез