Карар республика парламентының 24 нче утырышында кабул ителде.
“Тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутат итеп сайлануга бәйле рәвештә, Руслан Рафаил улы депутат вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында гариза тапшырды”, - диде Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Абдулганиев.
Ул Йосыповка актив депутат эшчәнлеге өчен рәхмәт белдереп, Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатын тапшырды. Йосыпов, үз чиратында, Дәүләт Думасында Татарстан исеменнән эш итүгә ышаныч белдерелгән өчен рәхмәт белдерде. “Россия һәм Татарстан файдасына эшләячәкмен”, - диде ул.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез