Дәүләт Советы депутатлары Шаһид-Раджа портындагы шартлауның фаҗигале нәтиҗәләре белән бәйле рәвештә кайгы уртаклаштылар. Татарстан парламентарийлары бу нисбәттән Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль Консуллыгының кайгы уртаклашу китабында язу калдырдылар.
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республиканың барлык депутатлар корпусы исеменнән кайгы уртаклашу китабына Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов һәм ТР законнарының татар һәм рус телләрендәге текстлары тәңгәллеген билгеләү буенча комиссия рәисе Камил Гыйльманов яздылар.
«Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Шаһид-Раджа портындагы шартлау аркасында кешеләрнең вафат булуы һәм масштаблы җимерелүләр сәбәпле кайгыруын белдерә, – диелә кайгы уртаклашу текстында. – Ислам Республикасының меңләгән гражданнарына килгән коточкыч фаҗига уңаеннан аларның тирән кайгысын уртаклашабыз. Татарстанлыларның йөрәге бу авыр көннәрендә дистәләгән һәлак булучыларның туганнары һәм якыннары белән. Бу бәла-казага юлыккан, туганнарын һәм якыннарын югалткан кешеләргә чын күңелдән теләктәшлек белдерәбез. Барлык зыян күрүчеләрнең тизрәк савыгуына өметләнәбез».
Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль консулы Давуд Мирзахани, үз чиратында, Татарстан парламентарийларына рәхмәт белдерде. «Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы бу авыр минутларда Иранга ярдәм итә, – дип басым ясады Мирзахани әфәнде, – безнең арада үзара яхшы мөнәсәбәтләр урнашты, без бергәләп шатлыкларны да, кайгыларны да уртаклашабыз».
Иранның Шахид-Раджа портында көчле шартлау 26 апрельдә көндез булган иде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез