Газетага язылу

Дәүләт Советы депутатлары Лисичанск һәм Рубежноега 1,5 тонна гуманитар ярдәм тапшырды

ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин һәм комитет рәисе урынбасары Камил Ногаев Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә булды. Сәфәрдә аларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ринат Садыйков озата йөрде, дип яза «Татар-информ».

Эш сәфәре барышында республика вәкилләре гуманитар ярдәм күрсәтте һәм аны халыкка тапшыруның ничек оештырылуы белән танышты.

Лисичанскидагы гуманитар үзәккә балалар өчен шәхси гигиена чаралары, подгузниклар киемнәр, шулай ук өч генератор китерделәр. Моннан тыш, делегация Татарстан Республикасы катнашында торгызылган социаль объектларны карады.

Рубежное шәһәрендәге гуманитар үзәктә төрле категорияләр – махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә, Чернобыль АЭСындагы аварияне бетерүчеләргә, олы яшьтәге һәм хәрәкәт итүдә кыенлыклар кичерүче гражданнарга ярдәмнең ничек формалаштырылуын күрсәттеләр.

«Бу атнада махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре өчен азык-төлек җыелмалары формалаштырылды. Алар гамәлдәге, хәбәрсез югалган һәм һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә китерелде. Татарстан Республикасыннан килә торган барлык ярдәм адресатларына тоткарлыксыз тапшырыла. Хәзер Чернобыль АЭСында аварияне бетерүчеләр өчен җыелмалар формалаштырыла – якынча 70 комплект әзерләнгән инде. Аларның составына көнкүреш химиясе, азык-төлек җыелмалары, шул исәптән чәкчәк һәм кәрәзле бал керә. Олы яшьтәге һәм урын өстендә ятучы гражданнар өчен җыелмалар аерым формалаштырыла – алар 140ка якын кеше исәпләнә», – дип белдерделәр гуманитар үзәктә.

Камил Ногаев билгеләп үткәнчә, гуманитар ярдәм кыска вакыт эчендә җыелган. Ул Лисичанскига беренче тапкыр гына килмәвен – бу инде тугызынчы сәфәр булуын әйтте.

«2022 елдан шәһәрдә мәктәпләр, балалар бакчалары һәм башка социаль объектларны торгызу эшләре бара. Шул ук вакытта, база инфраструктурасын (су һәм электр энергиясе) тәэмин итүдә кыенлыклар бар. Мондый шартларда гуманитар ярдәмгә ихтыяҗның булуы һәм аның конкрет кешеләргә барып җитүе аеруча мөһим. Сәфәрләрнең нәтиҗәләре буенча бу мәгълүмат республика халкына җиткерелә, бу ярдәмнең күләмен арттырырга мөмкинлек бирә», – дип искәртте Ногаев.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре