Дәүләт Советы депутатлары «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясендә катнашты

Бүген Дәүләт Советында парламентның алтынчы утырышы кысаларында «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия хәйрия акциясе узды, аны республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Дәүләт Думасы һәм республика парламенты депутатлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре хуплады. Утырыш башланганчы алар чыршыдан балалар үзләренең  хыял-теләкләрен язган открыткаларны алдылар.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чыршыдан ике открытка алды. Парламент җитәкчесе Гаилә елында Әлмәттә яшәүче бер гаиләнең балаларының Яңа ел хыялларын тормышка ашырачак. Тихон акыллы колонка турында хыяллана, ә Ульяна рәсем һәм фотографияләр белән мавыга. Ул үзенә фотоаппарат бүләк итүләрен тели.

Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук Биектаудан унике яшьлек кызның Яңа ел теләген үтәячәк. Әлфинә циркка барырга һәм артистларның сәхнә артында тамашаларга әзерләнүләрен күрергә хыяллана.

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов үзләренә сюрприз бүләк көтүче Алмаз белән Екатеринаның хыялларын тормышка ашырачак.

Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина чыршыдан Лаеш районыннан алты яшьлек Ксения теләге язылган шар алды. Кыз Яңа ел бүләгенең сюрприз булуын тели.

«Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе 2018 елдан бирле бөтен Россия буенча гамәлгә ашырыла һәм ел саен изге гамәлләр кылырга әзер булган  меңләгән кешене берләштерә. Акцияне оештыручылар һәм башкаручылар тырышлыгы белән алты ел эчендә балаларның 210 меңнән артык Яңа ел теләге үтәлде.

Быел акция 2024 елның 15 ноябрендә башланды һәм 2025 елның 28 февраленә кадәр дәвам итәчәк. Онлайн форматта теләкләрне елкажеланий.рф сайтында сайларга була.

«Теләкләр чыршысы» кысаларында махсус операциядә катнашучылар гаиләләрендәге балаларның, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның, ятим балаларның, аз керемле гаиләләрдәге балаларның, шулай ук ДХР, ЛХР, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә, Белогород, Курск һәм Брянск өлкәләрендә яшәүче балаларның хыялларын тормышка ашырырга мөмкин.

Акциядә өч төрле теләк –  матди, матди булмаган, бүләк-сюрприз каралган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре