Татарстан Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев махсус хәрби операциядә (СВО) катнашучыларга түләү күләмен арттырырга кирәк дип саный. Хәрби хезмәткә китүчеләргә хезмәт хакын бер тапкыр да күтәрмәгәннәр әле. 2022 елдан бирле 200 мең сум күләмендә калып килә ул, дип хәбәр итә “Татар-информ”.
“Хәзер Мәскәүдә курьер булып эшләүчеләр дә бернинди авырлыксыз мондый хезмәт хакына исәп тотарга мөмкин”, – дип язган парламентчы үзенең телеграм-каналында.
Аның әйтүенчә, яңа төбәкләргә эшкә җибәрелүчеләргә (төзүчеләр, хезмәткәрләргә) дә 250 мең сум чамасы түлиләр. Шул ук вакытта хәрби хәрәкәтләр зонасындагы кешенең хезмәтен беркемнеке белән дә чагыштырып булмый, дип басым ясап әйткән Шәрәфиев.
“Бүгенге чынбарлыкта хәрбиләргә хезмәт хакын ким дигәндә 300 мең сумнан башларга кирәк. Шулай ук аларның хезмәт хакы даими индексацияләнергә тиеш. Бу чаралар армия сафларына яңа кешеләрнең кушылуына да этәргеч бирәчәк”, – дип йомгак ясаган сүзенә депутат.
Билгеле булганча, Россиядә Кораллы Көчләргә контракт буенча хәрби хезмәткә алу дәвам итә. Килешү төзегән һәр кешегә бер мәртәбә 195 000 сум акча түлиләр. Ә махсус хәрби операция зонасында айлык түләү 204 000 сумнан башлана. Тулырак мәгълүматны биредән яки 117 номерына шалтыратып белешә аласыз.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез