Дәүләт Советы комитетларында алдагы өч еллык чорга бюджетны карау башланды

Бүген Дәүләт Советында Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитетының һәм комитет каршындагы Эксперт советының уртак утырышы булды, анда депутатлар 2026 елга һәм 2027 һәм 2028 елларның план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турындагы закон проектын карадылар. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан Рәисенең парламенттагы тулы вәкаләтле вәкиле Александр Терентьев, республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

Утырышта Татарстанның социаль-икътисади үсеш фаразлары һәм республика бюджеты параметрлары турындагы докладлар белән икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин һәм финанс министры урынбасары Алла Анфимова чыгыш ясады.

Олег Пелевин билгеләп үткәнчә, социаль-икътисадый үсеш фаразы предприятиеләр һәм оешмалар, тармак министрлыклары мәгълүматлары, муниципаль берәмлекләр үсеше фаразлары нигезендә, шулай ук яңа илкүләм проектларны гамәлгә ашыруны һәм дәүләт ярдәме чараларын исәпкә алып формалаштырылган. 2026 елда тулай төбәк продукты, фаразларга караганда, узган елга карата чагыштырма бәяләрдә 102,1% тәшкил итәчәк, 2027 елда – 102,3%, 2028 елда – 102,4%. 2026 елда тулаем төбәк продуктының номиналь күләме, фаразларга караганда, 5 трлн 783,8 млрд сум тәшкил итәчәк, 2027 елда – 6 трлн 126,7 млрд сум, 2028 елда 6 трлн 503,3 млрд сум дәрәҗәсендә. «Предприятиеләрнең һәм икътисад тармакларының өзлексез эшләве, ярдәм чараларында катнашу нәтиҗәсендә агымдагы елның 8 ае нәтиҗәләре буенча республиканың тулай төбәк продукты 3 трлн 705,2 млрд сум тәшкил итте, үсеш темпы 2024 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 102,9% тәшкил итте», – диде Олег Пелевин.

Икътисад үсешенә төп өлешне, профильле министрлык фаразлары буенча, эшкәртү производстволары: нефть химиясе, нефть эшкәртү һәм машина төзелеше тәэмин итәчәк. Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары билгеләп үткәнчә, 2026 елда – 5 трлн 929,5 млрд сумга кадәр, 2027 елда – 6 трлн 254,2 млрд сумга кадәр, 2028 елда – 6 трлн 622 млрд сумга кадәр сәнәгать җитештерүе үсеше көтелә.
Икътисад министрының беренче урынбасары сүзләренә караганда, Татарстан икътисады структурасында иң зур өлешне сәнәгать алып тора. Предприятиеләр планнарын гамәлгә ашыруны исәпкә алып, 2026-2028 елларда сәнәгать җитештерүе индексы 101,7 – 102,2 процент дәрәҗәсендә фаразлана.
Финанс министры урынбасары Алла Анфимова 2026-2028 елларга бюджет проекты федераль һәм республика норматив хокукый актларына туры китереп эшләнгән, бюджетның керем өлешен формалаштыруның сценарий шартлары Россиянең социаль-икътисадый үсешенең база вариантына һәм республика Икътисад министрлыкның фаразларына нигезләнүен билгеләп үтте.

«2026 елга Татарстан Республикасы бюджетының керем өлешенең гомуми күләме 498,2 млрд сум булыр дип фаразлана, 2027 елга – 531,9 млрд сум һәм 2028 елга 568,5 млрд сум булыр дип фаразлана, – дип белдерде Алла Анфимова. – ТР бюджетының чыгым өлеше 2026 елга 512,04 млрд сум, 2027 елга 548,9 млрд сум һәм 2028 елга 587,3 млрд сум».

Татарстан Республикасы бюджеты кытлыгы 2026 елда – 13,8 млрд сум, 2027 елда – 17,0 млрд сум, 2028 елда – 18,7 млрд сум булыр дип планлаштырыла.
Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов якындагы өч елга фаразланган бюджетның киеренке булачагын, аны үтәү буенча җитди бурычлар куелачагын искәртте.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре