Әнвәрә Зәйнетдин кызы 1946 елның 24 июнендә Саба районы Килдебәк авылында туган. Казан педагогия институтында рус теле, татар теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеге буенча белем алган. Үзенең туып үскән җире – Саба урта мәктәбендә ун ел татар теле һәм әдәбияты укыткан (сүз уңаеннан, бу мәктәптә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов укыган), ә 1987 елдан 25 ел дәвамында Казан шәһәре Яңа Савин районындагы 103 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән. Фәрид Абдулганиев нәкъ менә шушы мәктәптә 8 нче сыйныфка кадәр белем алган, шуннан соң Казанның 3 нче гимназиясендә экология сыйныфында укуын дәвам иткән.
Әнвәрә Әмирханова мәгариф өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «ТАССР оештырылуга 100 ел» медале белән бүләкләнгән.
Ветеран-укытучы өч ай элек үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үткән. Хәзерге вакытта лаеклы ялда булуына карамастан, республиканың иҗтимагый тормышында актив катнашуын дәвам итә. Фәрид Абдулганиев үзенең котлавында укытучысына нык сәламәтлек һәм озын гомер теләгән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез