Татарстан һәм Татарстан территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турындагы закон проектларын 4 октябрьдә Дәүләт Советына ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов кертте. Документлар барлык парламент комитетларында, муниципаль берәмлекләр вәкилләре белән бергә узган республика киңәшмәсендә һәм парламент тыңлауларында каралды.
Утырышның көн тәртибенә барлыгы 10 мәсьәлә, шул исәптән беренче укылышка әзерләнгән биш республика законы проекты кертелгән. Алар арасында – республиканың аерым закон актларына һәм Татарстан Республикасында инновацион эшчәнлек турындагы законга үзгәрешләр кертүче проектлар.
Депутатлар шулай ук даими нигездә эшләү өчен ТР Дәүләт Советы депутатын сайлауга һәм аерым парламент комитетлары составындагы үзгәрешләргә бәйле мәсьәләләр турында фикер алышачак.
Моннан тыш, утырышта Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел-Кама төбәкара идарәсе эшчәнлеге турында мәгълүмат тәкъдим ителәчәк.
«Хөкүмәт сәгате» кысаларында Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин торак-коммуналь хуҗалык һәм территорияләрне төзекләндерү өлкәсендәге программаларны гамәлгә ашыру турында мәгълүмат белән чыгыш ясаячак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез