Дәүләт Советына депутатлар сайлау кампаниясендә, федераль логотип белән беррәттән, төбәкнеке дә кулланылачак. Логотипларны реклама, мәгълүмат такталарында, интернет челтәрендә һәм Татарстан телеканаллары эфирында күреп булачак.
“Мөһим вакыйгага – җиденче чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлауга нибары өч ай калып бара. Булачак сайлауның символлары – федераль һәм республика логотиплары. Республиканың логотибы Татарстан әләме төсендә эшләнгән Анда ике дәүләт телендә – рус һәм татар телләрендә язылган”, – дип билгеләп үткән республика Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе Андрей Кондратьев.
Үзәк сайлау комиссиясе утырышында территориаль сайлау комиссияләре җитәкчеләренә сентябрь аенда Дәүләт Советына узачак сайлау турында халыкка мәгълүматлар җиткерү өчен расланган логоптиплардан файдалану киңәш ителгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез