8 сентябрь – Бердәм сайлау көнендә Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлауда «Бердәм Россия» партиясе исемлеген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкләячәк. Бу хакта партиянең Татарстандагы төбәк бүлегенең 36 нчы конференциясе мәгълүматларыннан билгеле булды.
Конференция Казанда уза. Анда бердәмроссиялеләр бердәм сайлау округы һәм бер мандатлы сайлау округлары буенча депутатлыкка кандидатлар исемлеген һәм сайлау алды программасын расларга тиеш.
Исемлек башында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, аннары – Россия Герое Рәсим Баксиков һәм Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская. Барлыгы – 58 кандидат.
Билгеле булганча, «Бердәм Россия"»партиясе 20-26 майда алдан тавыш бирү үткәрде. Татарстанда әлеге сәяси чарада 171 мең кеше катнашкан. Әлеге күрсәткеч буенча без Мәскәүдән кала икенче урында.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез