Дәүләт Советында җәмәгать судьяларына таныклык тапшыру тантанасы узды

Бүген Дәүләт Советында Татарстанның төрле районнары суд участокларыннан 22 җәмәгать судьясына таныклыклар тапшыру тантанасы узды.

Парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин яңа судьяларга таныклыклар тапшырып, аларның суд системасы абруен булдыруда мөһим роль уйнауларын басым ясап әйтте. Шул ук вакытта ул Татарстан җәмәгать юстициясенең 25 еллык юбилее билгеләп үтелүен искәртте. Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, нәкъ менә җәмәгать судьялары, халыкка иң якын хакимият вәкилләре буларак, күпчелек эшләрне карый һәм кешеләрнең хокукларын яклауга үзләреннән зур өлеш кертә.
Парламент башлыгы шулай ук судларның заманча матди-техник тәэмин ителешен булдыру һәм цифрлаштыруны актив төстә кертү зарурилыгын басым ясап әйтте. Беренче яртыеллыкта электрон мөрәҗәгатьләр саны 65 меңнән артып киткән. Фәрит Мөхәммәтшин, суд бәхәсләрен булдырмас өчен, халыкка законнарны аңлатуның мөһимлеген ассызыклап, судьяларга түземлелек, профессионализм һәм эшләрендә гаделлек теләде.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре