Бүген Дәүләт Советында Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышы узды, анда парламентарийлар республика Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектын карадылар. Моннан тыш, депутатлар профиль комитетының 2025 елның беренче яртыеллыгындагы эшенә йомгак ясадылар. Утырышны Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин үткәрде.
Леонид Якунин билгеләп үткәнчә, республика Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү республика законнарын гармонияләштерү һәм федераль законнарга туры китерү зарурлыгына бәйле. Аерым алганда, Бюджет кодексының дәүләти-хосусый партнерлык һәм муниципаль-хосусый партнерлык турындагы килешүләр буенча Татарстан Республикасының һәм муниципаль берәмлекләрнең гавами партнер түләвен һәм капиталь грантны исәпкә алу өлешендәге йөкләмәләренә кагылышлы нигезләмәләре төгәлләштерелә.
Моннан тыш, 2026 елның 1 гыйнварыннан ТР Дәүләт программаларын республика бюджеты турындагы законга туры китерүнең чик срогы агымдагы финанс елының 1 апреленнән 1 февраленә үзгәрә. Шулай ук Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының касса планын төзү һәм алып бару өчен кирәкле белешмәләрне формалаштыру һәм тапшыру тәртибен билгеләү буенча вәкаләтләре дә төгәлләштерелә. Моннан тыш, дәүләт һәм муниципаль финанслар белән идарә итү өлкәсендә дәүләт һәм муниципаль мәгълүмат системаларын булдыру һәм алардан файдалану мөмкинлеге карала.
Бүген утырышта Бюджет, салымнар һәм финанслар комитетының агымдагы елның беренче яртыеллыгындагы эше турында хисап тәкъдим ителде. Быелның гыйнвар-июль айларында 7 утырыш уздырылган, комитет каравына 11 закон проекты кертелгән, аларның барысы да Дәүләт Советы тарафыннан кабул ителгән һәм республика Рәисе тарафыннан имзаланган.
Комитет тарафыннан 13 контроль мәсьәлә каралган, шул исәптән хатын-кызлар һәм балалар сәламәтлеген саклау чараларын гамәлгә ашыруга, шулай ук күпфатирлы йортларның техник торышын яхшыртуга бүлеп бирелгән республика бюджеты акчаларын нәтиҗәле файдалануга кагылышлы мәсьәләләр.
Комитет каршындагы Эксперт советы 8 утырыш үткәргән, аларда 29 мәсьәлә каралган.
Комитет утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.
/Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез