Дәүләт Советында фотокүргәзмә ачылды

Татарстан Дәүләт Советы фойесында «Украина неонацист режимы терроры хроникасы» фотокүргәзмәсе ачылды. Экспозициядә Украина боевикларының тыныч халыкка карата массакүләм һөҗүмнәренең авыр нәтиҗәләрен чагылдырган фотоматериаллар тәкъдим ителгән, кайгы һәм авырту кичергән, туганнарын һәм якыннарын югалткан кешеләрнең фаҗигале язмышлары сурәтләнгән.

Парламент депутатлары исеменнән чарада катнашучыларны һәм кунакларны Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов сәламләде. Юрий Камалтынов ассызыклаганча, әлеге күргәзмәнең төп бурычы – 2014 елдан Донецк һәм Луганск Халык Республикаларында яшәүчеләргә карата кылынган җинаятьләр, торак пунктларга ату нәтиҗәләре һәм Запорожье һәм Херсон өлкәләрендәге, шулай ук Россиянең чик буе төбәкләрендәге бүгенге вәзгыять турында сөйләү.

«Әгәр сез даталарга игътибар итсәгез,  бу фәтәсурәтләр 2014, 2015 елларда, ягъни Югары Башкомандующий махсус хәрби операция башлау турында карар кабул иткәнче бик күп алдан төшерелгән. Фотокорреспондентлар күзләре белән көнбатышта яшеренгән, Украина территориясенең күпчелек өлешендә кабул ителмәгән нәрсәләр күрсәтелгән. Бу бүген безнең хәрбиләрнең  гражданнарыбызны яклау өчен бик авыр, җитди  эш башкаруларының никадәр мөһим булуын күрсәтә», – диде Юрий Камалтынов.

Күргәзмәне ачу тантанасында шулай ук махсус хәрби операция ветераннары, волонтерлык һәм иреклеләр оешмалар вәкилләре катнашты. СВО ветераны, Батырлык ордены иясе Әнвәр Мөхәммәтҗанов үз чыгышында әлеге күргәзмәнең махсус хәрби операция уздыру зонасында барган чынбарлыкны күрсәтүенә басым ясады.

«Бу еллар эчендә меңләгән кеше һәлак булды, дистәләгән меңе җәрәхәтләр алды. Дөнья җәмәгатьчелеге моны сизми, Көнбатыш ММЧ Украинадагы хәлләрне игътибарсыз калдыра. Күргәзмәдә һәр кадр артында – гади кешеләрнең авыртуы һәм имгәнүе», –  дип ассызыклады ул.

Тәкъдим ителгән экспозиция – РФ ФС Дәүләт Думасы һәм «РИА Новости» мәгълүмат агентлыгының уртак проекты. Хәрби корреспондентлар сурәтләрендә җимерелгән йортлар, хастаханәләр, мәктәпләр һәм якыннарын югалткан кешеләрнең йөзләре сурәтләнгән. Күргәзмәнең аерым бүлеге һөҗүмнәр вакытында һәлак булган балаларга багышланган.

Күргәзмәнең максаты – Донецк Халык Республикасында, Луганск Халык Республикасында, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә һәм чик буе төбәкләрендә булган хәлләр турында дөреслекне җиткерү. Алга таба аның белән «Бердәм Россия»нең иҗтимагый ярдәм штабында, Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә, шулай ук республиканың муниципаль берәмлекләрендә танышырга мөмкин булачак.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре