Газетага язылу

Дәүләт Советында язгы сессия ачыла

Җиденче чакырылыш Дәүләт Советының унсигезенче утырышы, язгы сессиядә беренчесе, 19 февральдә сәгать унда ачыла. Бүген парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде. Депутатлар 24 мәсьәлә, шул исәптән 11 республика законы проектын һәм 5 федераль закон проектын карарга планлаштыра.

 

Көн тәртибендәге мәсьәләләрне карау алдыннан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республикада парламент депутатлары катнашында  узган берничә мөһим вакыйганы билгеләп үтте. Алар арасында ТР министрлыклары һәм ведомстволарының, РФ дәүләт хакимиятенең Татарстандагы территориаль органнарының йомгаклау коллегияләре, гражданнар җыеннары, шәһәр һәм район советларының хисап сессияләре утырышларын атады.

 

Фәрит Мөхәммәтшин парламент дәресләре башлануга аерым тукталды, алар быел республиканың барлык мәктәпләрендә һәм көллиятләрендә 16 февральдән 28 февральгә кадәр узачак һәм Татарстанда игълан ителгән Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышланачак. Дәреснең темасы – «Фидакарь хезмәт һәм хәрби батырлык белән Ватанны данлыйбыз!». «Депутатларның бу проектта актив катнашуларын сорыйм», – дип мөрәҗәгать итте республика башлыгы парламентарийларга.

 

Парламент утырышына килгәндә, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина билгеләп үткәнчә, көн тәртибенә 24 мәсьәлә кертелгән, шул исәптән 11 Татарстан Республикасы законы проекты, алар барысы да беренче укылышка әзерләнгән. Әлеге закон проектлары мәгариф турында, транспорт салымы турында, оешмалар мөлкәтенә салым турында, гражданнарның сәламәтлеген саклау өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турында, эш урыннарын квоталау турында законнарга, шулай ук Җир кодексына үзгәрешләр кертүне күздә тота.

 

Унсигезенче утырышта республика буенча Эчке эшләр министрының 2025 елда полиция эшчәнлеге турындагы хисабын, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең узган елдагы эшчәнлеге турындагы докладын, шулай ук 2030 елга кадәр Казан (Идел буе) федераль университетын үстерү программасын гамәлгә ашыру һәм 2025 елда Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешенә өлеш кертү хакында хисабын карау планлаштырыла.

 

Моннан тыш, булачак утырышта республиканың унбер җәмәгать судьясын сайлау өчен кандидатуралар карау планлаштырыла. «Хөкүмәт сәгате» кысаларында республика Премьер-министры урынбасары, Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтовның 2025 елда Татарстан

 

Республикасында партнерлык финанславы экспериментын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында мәгълүматы тәкъдим ителәчәк.

 

Лилия Маврина искәрткәнчә, бу елның 12 гыйнварында Дәүләт Советы депутаты Азат Җиһаншин республика Рәисе Указы белән Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министры итеп билгеләнде. «Шуңа бәйле рәвештә унсигезенче утырышның көн тәртибенә Азат Җиһаншинның депутат вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату һәм Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек комитеты составын үзгәртү мәсьәләләре кертелде», – дип ачыклык кертте Лилия Маврина.

 

Хисап палатасы турындагы закон нигезендә парламентның Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты «Татарстан Республикасы Хисап палатасына йөкләмә турында» Дәүләт Советы карары проектын әзерләгән. Дәүләт Советы республика Хисап палатасына 2023-2025 елларда заманча (уңайлы) шәһәр мохитен булдыруга юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыруга бүлеп бирелгән бюджет акчаларыннан файдалану нәтиҗәлелегенә,  шулай ук торак шартларын яхшыртуга гражданнарга дәүләт ярдәме чараларының нәтиҗәлелегенә аудит уздыруны йөкләячәк.

 

Бүген үк Президиум утырышында 2026 елга Дәүләт Советы эшен оештыру буенча чараларның якынча планы расланды. Аны Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов тәкъдим итте. Ул билгеләп үткәнчә, узган ел йомгаклары буенча шундый ук эш планы тулысынча үтәлгән. «2026 елга план Дәүләт Советы эшчәнлеге өлкәләрен тулысынча чагылдыра. Махсус бүлекләрдә Дәүләт Советы һәм аның Президиумы, комитетлар, комиссияләр утырышлары мәсьәләләре күрсәтелгән, «Хөкүмәт сәгате» темалары аталган, матбугат конференцияләре, депутат берләшмәләре чаралары уздыру билгеләнгән, – дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов. – Аерым бүлектә парламент комитетлары тарафыннан мониторинг үткәреләчәк Татарстан Республикасы законнары санап үтелә».

 

Марат Әхмәтов Президиумның ике күчмә утырышын уздыру планлаштырылуы турында сөйләде. Аерым алганда, Президиум әгъзалары шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә дәүләт ярдәме турындагы республика законын гамәлгә ашыру мәсьәләләрен өйрәнергә һәм Татарстан халыклары ассамблеясенең республикада яшәүче халыкларның бердәмлеген ныгыту буенча эшенә йомгаклар ясарга планлаштыралар. 

 

Моннан тыш, Президиум утырышында парламент депутатларының коммерциячел булмаган социаль юнәлешле оешмаларның попечительлек һәм күзәтчелек советлары эшчәнлегендә катнашуы турындагы ТР Дәүләт Советы карарына үзгәрешләр кертелде. Социаль сәясәт комитеты рәисе Алексей Созинов билгеләп үткәнчә, үзгәрешләрнең төп өлеше кайбер учреждениеләрнең исемнәрен социаль хезмәт күрсәтү оешмалары номенклатурасына туры китерү зарурлыгына бәйле. Моннан тыш, Баулы муниципаль районындагы «Гаилә» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютка попечительлек (күзәтчелек) советы эшчәнлегендә катнашу өчен Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов беркетелде.

 

Президиум утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре