Аерым алганда, махсус хәрби операциядә катнашучыларга социаль ярдәм чаралары киңәйтелә, пассажирларны таксида йөртү кагыйдәләре, инвалидларны максатчан укытуны һәм эшкә урнаштыруны оештыру тәртибе төгәлләштерелә. Моннан тыш, үзгәрешләр авыл хуҗалыгы җирләрен башка категорияләргә күчерү тәртибенә дә кагыла. Тулырак – «Закон үз көченә керде» сәхифәсендә.
Максатчан укыту: төбәкләрнең яңа вәкаләтләре
21 февральдә «Мәгариф турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 9-ТРЗ номерлы Закон үз көченә керде. Яңалыклар нигезендә, Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнарына максатчан укыту турында шартнамә буенча йөкләмәләрне үтәмәгән өчен штраф һәм компенсация түләү, аларның күләмнәрен билгеләү һәм аларны тиешле бюджетка күчерү тәртибен билгеләү өлешендә яңа вәкаләтләр бирелә.
РФ Хезмәт Геройлары транспорт салымы түләүдән азат ителә
27 февральдә «Транспорт салымы турында» Татарстан Республикасы Законының 6 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 13-ТРЗ номерлы Закон үз көченә керде. Республика законы, Социалистик Хезмәт Геройлары белән беррәттән, Россия Федерациясе Хезмәт Геройларын һәм Хезмәт Даны орденының өч дәрәҗәсе белән бүләкләнгән гражданнарны транспорт салымы түләүдән азат итә.
Җиңел таксиларны легальләштерү таләпләре ачыклана
1 мартта «Татарстан Республикасында җиңел таксида пассажирлар йөртүне һәм багаж ташуны оештыру турында» Татарстан Республикасы Законының 3 статьясына үзгәреш кертү хакында» 11-ТРЗ номерлы Закон үз көченә керде. Үзгәрешләр нигезендә, җиңел таксиларны локальләштерүгә таләпләр 2033 елның 1 гыйнварына кадәр физик затлар алты айдан артыграк милек хокукында ия булган һәм, Җиңел таксилар төбәк реестрына алар турында белешмәләр кертелгән транспорт чараларының гомуми саныннан 25 процент тәшкил итә торган квотага туры килгән очракта, җиңел таксида пассажирлар йөртү өчен физик затлар тарафыннан файдаланылачак транспорт чараларына кагылмый.
Шуңа бәйле рәвештә Татарстан Министрлар Кабинетына Җиңел таксилар төбәк реестрына алар турында белешмәләр кертелергә мөмкин булган транспорт чараларының гомуми санын билгеләү тәртибен, Җиңел таксилар төбәк реестрына туры килә торган транспорт чарасы турында белешмәләр кертү хакындагы хәбәрнамәләрне исәпкә алу һәм карау тәртибен билгеләү вәкаләте бирелә.
Инвалидларны һәм социаль яклауга мохтаҗ гражданнарны эшкә алу өчен квота билгеләү тәртибе төгәлләштерелде
1 мартта «Инвалидларны эшкә алу өчен эш урыннарын квоталау һәм инвалидларны, социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнарны эшкә урнаштыру өчен аерым эш төрләрен (һөнәрләрне) резервлау хакында» Татарстан Республикасы Законының 3 статьясына үзгәрешләр кертү турында» 8-ТРЗ номерлы Закон үз көченә керә. Закон инвалидларны эшкә алу өчен квота билгеләү максатларында хезмәткәрләрнең исемлек буенча уртача санын исәпләгәндә республикадан читтә урнашкан оешма филиалларын һәм вәкиллекләрен төшереп калдыра.
Документ шундый ук норманы эш бирүчеләрнең филиаллары һәм вәкиллекләре булмаган башка аерымланган структур бүлекчәләренә дә җәелдерүне күздә тота.
Медицина остазлыгын социаль гарантияләр белән хуплаячаклар
1 мартта «Татарстан Республикасында гражданнарның сәламәтлеген саклау өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турында» Татарстан Республикасы Законының 4 һәм 5 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 10-ТРЗ номерлы Закон үз көченә керә. Закон Татарстан Министрлар Кабинеты вәкаләтләрен сәламәтлек саклау өлкәсендә остазлыкка ия затларны эшкә урнаштыру өчен шартлар тудыру һәм алар өчен өстәмә социаль гарантияләр билгеләү хокукы белән киңәйтә.
Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне башка категориягә күчерүнең яңа тәртибе расланды
1 мартта «Татарстан Республикасы Җир кодексының 8 статьясына үзгәреш кертү турында» 7-ТРЗ номерлы Закон үз көченә керә. Закон авыл хуҗалыгы җирләрен башка категориягә күчерүнең яңа тәртибен билгели. Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне күчерү тәртибе алты адымнан тора. Россия Федерациясе субъектының башкарма органы җирләрне күчерү турындагы үтенечнамәне карый. Каршылыклар булмаса, тәкъдим РФ субъектының иң югары вазыйфаи затына җибәрелә. РФ субъектының югары вазыйфаи заты җирләрне күчерү турындагы закон проектын РФ субъектының закон чыгару органына кертә. Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл хуҗалыгы җирләрен күчерүне 20 көн эчендә килештерә. Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр авыл хуҗалыгы җирләре булмаса, килештерү кирәкми. РФ субъектының канун чыгару органы җирләрне күчерү турында канун кабул итә. РФ субъектының башкарма органы җирләрне күчерү турында акт чыгара.
Закон Татарстан Республикасы Җир кодексының 8 статьясына төзәтмәләр кертә, анда республика милкендәге җирләрне, авыл хуҗалыгы җирләреннән тыш, бер категориядән икенче категориягә күчерү Татарстан Министрлар Кабинеты тарафыннан гамәлгә ашырыла. Авыл хуҗалыгы җирләрен күчерү турында акт кабул итү вәкаләте вәкаләтле органга – Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына беркетелә.
Материал Дәүләт Советы Аппаратының Хокук идарәсе ярдәмендә матбугат хезмәте тарафыннан әзерләнде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез