Алдагы өч елга фаразлар һәм тәгаен саннар. Дәүләт Советында 2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына Татарстан бюджеты турындагы закон проекты буенча парламент тыңлаулары узды.
2028 елга кадәр республиканың социаль-икътисадый үсеш фаразын Татарстан Премьер-министры урынбасары – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов тәкъдим итте. Бу елның сигез ае нәтиҗәләренә караганда, республиканың тулай төбәк продукты 3 триллион 705,2 миллиард сум тәшкил иткән, үсеш – 102,9 процент. 2026 елда әлеге күрсәткеч 102,1 процент дәрәҗәсендә фаразлана.
– Инвестиция проектларын тормышка ашыру социаль-икътисадый үсеш күрсәткечләренә ирешүнең асылын тәшкил итә, – диде министр.
Мидхәт Шаһиәхмәтов сүзләренә караганда, быел төп капиталга инвестицияләр күләме 1,6 триллион сум күләмендә фаразлана. Ул илкүләм инвестицияләр рейтингы турында да искә төшерде. Татарстан дүрт юнәлеш буенча (бизнеска ярдәм чаралары, милек, инженер челтәрләр һәм хезмәт ресурслары) ил төбәкләре арасында беренче бишлеккә кергән.
Алдагы өч елда республика бюджетының керемнәре һәм чыгымнары турында Татарстан финанс министры Марат Фәйзрахманов сөйләде. Аның әйтүенчә, 2028 елга кадәр социаль тармакка бәйле чыгымнар 40 проценттан күбрәккә артачак. 2026 елга республика бюджеты керемнәре – 498,2 миллиард сум, чыгымнар – 512 миллиард сум, кытлык 13,8 миллиард сум күләмендә фаразлана.
Бюджет проекты турында сөйләшкәндә, Марат Фәйзрахманов Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенконың эшкә яраклы, әмма эшләмәүче кешеләргә мәҗбүри медицина иминияте өчен кертем түләттерү тәкъдименә бәйле фикерен дә әйтте. «Мондый норматив хокукый акт кабул ителсә, без яңадан исәп-хисап ясаячакбыз», – диде ул. Министрдан федераль бюджетка салым түләүләре турында да сорадылар. «Республикада җыела торган керемнәрнең күп өлеше федераль бюджетка китә. Быел бүленеш ничек?» – дип кызыксындылар аннан. Марат Фәйзрахманов әйтүенчә, 2025 елның тугыз аенда республикадан керемнәр 1,4 триллион сумнан артып киткән. «Бүленеш шундый: 72 проценты – федераль бюджет, 28 проценты – республика казнасы», – диде ул.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин белдергәнчә, предприятиеләрнең тотрыклы нәтиҗәле эшен тәэмин итүгә, инвестицияләр һәм эшмәкәрлекнең активлыгын арттыруга, халыкның тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән тотрыклы икътисадый, бюджет сәясәтен саклап калу мөһим.
– Республика бюджеты элеккечә социаль юнәлештә. Бу – чыгымнарның гомуми күләменең 85 проценты чамасы. Барлык социаль йөкләмәләрне тулы күләмдә һәм тиешле сыйфатта тәэмин итәргә кирәк. Хөкүмәтнең, депутатлар корпусының, бюджетның керем өлешен арттыру, шул исәптән федераль үзәкнең финанс чараларын җәлеп итү буенча уртак эше Татарстан Рәисе куйган барлык бурычларны тәэмин итәргә һәм икътисадның барлык тармакларын нәтиҗәле үстерүгә хезмәт итәргә тиеш, – диде Алексей Песошин.
Фәрит МӨХӘММӘТШИН, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе:
– Татарстанның 2026 елга һәм 2027–2028 еллар план чорына бюджеты турындагы закон проекты җәмәгатьчелек катнашында парламент тыңлаулары узды. Катлаулы икътисадый вазгыятькә карамастан, бюджет проекты тотрыклы һәм социаль юнәлешле булып кала. Акчаның 90 процентка якын өлеше дәүләт программалары кысасында планлаштырылган. Агымдагы, социаль әһәмиятле һәм беренче чираттагы чыгымнар өлеше якынча 85 процент тәшкил итә. Алар бюджетның барлык социаль йөкләмәләрен үтәүне күздә тота. Санкцияләр басымына карамастан, республика икътисады үсешен дәвам итә. Уңай динамиканы саклап калу һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның 17 октябрьдә Дәүләт Советына Юлламасында әйтеләчәк тәгаен үсеш юнәлешләрен белү мөһим. Гомумән алганда, илкүләм үсеш максатларына ирешү, илкүләм проектларны, дәүләт һәм республика программаларын гамәлгә ашыру кысасында системалы мәсьәләне хәл итәргә кирәк булачак. Бюджет турындагы закон проектын октябрь азагында беренче укылышта карауга әзерлибез.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез