Дәүләт Советында республикада җәмәгать юстициясе оешуның 25 еллыгын билгеләп үттеләр

Татарстан Дәүләт Советында республикада җәмәгать юстициясе оешуның 25 еллыгын билгеләп үттеләр. Шушы вакыт эчендә җәмәгать судьялары тарафыннан 10 миллионнан артык эш каралган.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «түгәрәк өстәл»нең парламент бинасында узуында аерым мәгънә барлыгын әйтте. Ник дигәндә, җәмәгать судьяларын нәкъ менә биредә билгелиләр һәм таныклык тапшыралар. Ул аларга, аппарат хезмәткәрләренә, Татарстан җәмәгать юстициясе ветераннарына җаваплы булганнары һәм башкарган хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте.

Татарстанда җәмәгать юстициясе институты 1999 елда җәмәгать судьялары турында республика законы нигезендә гамәлгә куелды. «Шушы вакыт эчендә җәмәгать юстициясе республиканың суд системасында лаеклы урын алды, эш тәҗрибәсе туплады һәм гадел хөкем итүнең иң кирәкле институтларының берсенә әверелде», – диде Фәрит Мөхәммәтшин һәм җәмәгать судьяларының төп сыйфатлары дип тиз эшләү, гадел хөкем итү, ачык булуны телгә алды.
Республикада аларның эшчәнлеген яхшыртуга аерым игътибар бирелә. Хезмәт хаклары, белгечләр әзерләү, биналарны төзекләндерү өчен ел саен Татарстан бюджетыннан 900 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелә. Быел бу сумма 993 миллион сумны тәшкил итә. «Гадел хөкем итү – бик авыр, киеренке, бик җаваплы эш. Ул тирән белем, җыйнаклык, компетентлык, югары процессуаль культура таләп итә. Хезмәттә дә, тормышта да үрнәк булырга кирәк, судьяларга һәрвакыт аеруча игътибар белән карыйлар. Шуңа күрә сезнең өстегездә зур җаваплылык ята», – диде Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Рәисенең сәламләвен җиткерде.

Татарстан юстиция министры Рөстәм Заһидуллин билгеләп үткәнчә, 25 ел эчендә республиканың җәмәгать судьялары кулыннан 10 миллионнан артык эш узган. Эшләре арта гына бара. Узган ел гына да 870 меңнән артык эш каралган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре