Дәүләт Советында республиканың төп финанс законын тикшерәләр

Башкалада алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының чираттагы утырышы башланды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр Алексей Песошин да катнаша. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара.

Көн тәртибендә торган төп мәсьәлә – 2024 елга, 2025-2026 елларның план чорына бюджет турындагы закон проекты. Аны беренче укылышта тикшерәләр. Закон проекты уңаеннан моңа кадәр узган парламент тыңлауларында билгеле булганча, киләсе елда Татарстан бюджеты дефицитсыз формалаштырылган. Керемнәр һәм чыгымнар 383,9 миллиард сум күләмендә көтелә. Гомумән алганда, 2024 елда берләштерелгән бюджетның керем һәм чыгым өлеше 451,7 миллиард сум күләмендә фаразлана.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре