Дәүләт Советында Татарстан Рәисе вазыйфасына кандидатка карата таләпләрне расладылар

Татарстан Дәүләт Советы республика Рәисе вазифасына кандидатка карата таләпләрне раслады. Республиканың Сайлау кодексына үзгәрешләр кертә торган әлеге закон проектын парламентның тугызынчы утырышында депутатлар кабул итте.

“Татарстан Рәисенә кандидат итеп Россия Федерациясендә даими яшәүче, пассив сайлау хокукына ия, тавыш бирү көненә 30 яшькә җиткән РФ гражданины тәкъдим ителә алачак”, – диде Альберт Хәбибуллин.

Чит ил кешеләрнә һәм гражданлыгы булмаган затларга сайлау кампанияләрендә катнашу тыела. Бу тыю шулай ук чит ил һәм халыкара оешмаларга, халыкара иҗтимагый хәрәкәтләргә, чит ил агенты дип табылган затларга һәм оешмаларга карата да гамәлдә була.

Закон проекты шулай ук түләүсез эфир вакытын һәм бушлай матбугат мәйданын бүлү тәртибен дә билгели. Аерым алганда, эфир вакытының һәм матбугат мәйданының гомуми күләменнән икедән бер өлеше теркәлгән кандидатлар исемлекләрен күрсәткән сайлау берләшмәләре арасында, калган өлеше теркәлгән кандидатлар арасында тигез өлешләрдә бирелә.

Сентябрьдә Татарстанда республика Рәисе, җирле үзидарә органнарының вәкиллекле органнары депутатлары һәм Дәүләт Советына бер депутат сайланачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре