Дәүләт Советында «Хәтер юллары буйлап» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр

Бүген Дәүләт Советында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы проектларының Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Хәтер юллары буйлап» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

Конкурс лауреатларын Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, «Сила России» Бөтенроссия спорт марафонының төбәк координаторы Ольга Павлова һәм Татарстанда «ГТО» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Эдуард Иванов сәламләде.

«Бүген бөтен ил буйлап күп санда спорт объектлары ачыла, һәм Татарстан Республикасы физик культура һәм массакүләм спортны үстерүдә ышанычлы рәвештә алдынгы урында тора, – диде Светлана Захарова. – Казан, республиканың спорт белән шөгыльләнү өчен уникаль мөмкинлекләрен ассызыклап, илнең спорт башкаласы исемен лаеклы йөртә. Без Татарстанның һәр районында актив тормыш рәвеше алып бару өчен менә дигән шартлар тудырылуы белән горурланабыз. Болар барысы да – Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның актив ярдәме, хакимиятнең барлык дәрәҗәләренең, шул исәптән Дәүләт Советының һәм республиканың муниципаль берәмлекләренең нәтиҗәле эше нәтиҗәсе».
Җиңүчеләрне сәламләп, Ольга Павлова билгеләп үткәнчә, ГТО комплексы үсүен дәвам итә һәм якын киләчәктә яңа юнәлеш – пилотсыз аппаратлар белән идарә итү барлыкка киләчәк. Ул шулай ук педагогларга, укучыларга һәм ата-аналарга конкурста актив катнашулары һәм ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

Конкурс «Бердәм Россия» партиясе инициативасы белән оештырылган «Россия көче» («Сила России») Бөтенроссия спорт марафоны кысаларында уза. Анда республика гомуми белем мәктәпләренең 5-7 сыйныф укучылары катнашты. Балалар сугышчан дан урыннары турында сөйләгән эшләрен күрсәттеләр. Конкурсның республика этабына республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан иң яхшы 25 эш сайлап алынды.

Быел «Бердәм Россия» партиясе оештырган «Россия көче» («Сила России») спорт марафоны инде дүртенче тапкыр уздырыла. Марафон, яңа төбәкләрне дә кертеп, барлыгы йөзлouoy мең кешене берләштерде. Ул 20 февральдә, Ватанны саклаучылар көне алдыннан старт алды һәм 3 сентябрьдә – Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланган көнне тәмамланачак.
Конкурсны оештыручылар мәгълүматларына караганда, проектны гамәлгә ашыру елларында бөтен ил буйлап 800 000 кешене берләштергән унҗиде меңнән артык тренировка уздырылган. Быел марафон Ватанны саклаучылар елына багышланган, һәм катнашучылар танылган атлетларның тәҗрибәләрен өйрәнеп кенә калмыйча, илебезне яклаучы спортчылар, аларның сугышчан һәм спорт җиңүләре турында да күбрәк белә алдылар. Хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм инвалидлары, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен, аерым тренировкалар оештырылды.

Татарстанда быел Данис Зарипов, апалы-сеңелле Диана Аверина һәм Арина Аверина, Николай Валуев, Гөлнара Галкина-Сәмитова һәм башкалар күнегүләр уздырдылар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Җиңүнең 80 еллыгы Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт "80-летие Победы" "80-летие Великой Победы" "Год защитника Отечества" "80 лет Победы" "Җиңүгә 80 ел" "Бөек җиңүнең 80 еллыгы" "Ватан каһарманнары елы" "Ватанны саклаучы елы" "Ватанны саклаучылар елы" "Ватан сакчылары елы" эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" сугыш ветераннарына Бөек Ватан сугышын Ватанны саклаучылар елында санкции импортозамещение Год защитника Отечества "80-летие Победы "Ватанны саклаучылар елының" СВО

Көн хәбәре