Бүген депутатлар алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 23нче утырышына җыела. Анда парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин республика Дәүләт Советы 2021 елның беренче яртыеллыгында башкарган эшкә нәтиҗәләр ясаячак.
Көн тәртибенә барлыгы 17 мәсьәлә, шул исәптән 12 закон проекты (аларның бишесе – республиканыкы, җидесе – федераль) кертелгән.
Депутатлар беренче укылышта берничә закон проектын караячак, алар тарафыннан «Татарстан Республикасында урманнардан файдалану турында» һәм «Татарстан Республикасында коррупциягә каршы тору турында»гы законнарга, шулай ук ТР Җир һәм Экология кодексларына үзгәрешләр кертелә.
Көн тәртибендә Татарстан Хисап палатасының узган елдагы эшчәнлеге турында хисап та урын алган. Моннан тыш, депутатларга Идел буе федераль округы буенча Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү федераль хезмәте департаменты эше хакында мәгълүмат тәкъдим ителәчәк. Парламентарийлар шулай ук төбәктә әйләнә-тирә мохитнең торышы турында да фикер алышырга ниятли.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез