Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина билгеләп үткәнчә, икенче укылышта карау өчен 2027 елга, 2028 һәм 2029 еллар план чорына республика бюджеты турында, шулай ук республиканың Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында закон проектлары әзерләнгән.
«Республика бюджеты турындагы закон проектына 64 төзәтмә кертелде, аларның 47се Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, 17се КПРФ фракциясе әгъзаларыннан. Кичә КПРФ фракциясе төзәтмәләре кире алынды, чөнки фракция әгъзаларының тәкъдимнәре закон проектында чагылыш тапкан, – дип белдерде Лилия Маврина. – Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турындагы закон проектына 7 төзәтмә керде. 17 ноябрьдә Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышында барлык төзәтмәләр каралачак, кабул итүгә яки кире кагуга тәкъдим ителәчәк. Алдагы чорга республика бюджеты турындагы закон проектын әзерләү барышында Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты тарафыннан Хөкүмәт һәм парламент депутатлары белән берлектә зур эш башкарылды».
Икенче укылышта шулай ук республика территориясендә вейпларны ваклап сатуны тыя торган закон проекты каралачак. Исегезгә төшерәбез, 19 октябрьдә Дәүләт Советы утырышында Татарстан территориясендә электрон никотин кертү системаларын һәм электрон никотин кертү системалары өчен сыеклыкларны ваклап сатуны тыю турында закон проекты парламентка узмаган партияләр катнашында каралды һәм беренче укылышта кабул ителде. Документка 27 октябрьгә кадәр төзәтмәләр кертергә мөмкин иде, төзәтмәләр кермәгән. Килгән тәкъдимнәр документ текстында да исәпкә алынган.
Беренче укылышта карауга оешмалар мөлкәтенә салым турында, республикада автомобиль транспортында һәм шәһәр җир өсте электр транспортында даими рәвештә пассажирлар йөртүне һәм багаж ташуны оештыруның аерым мәсьәләләре турында республика законнарына үзгәрешләр кертә торган закон проектлары, административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексына һәм «Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзүгә вәкаләтле вазыйфаи затлар исемлеген билгеләү буенча Татарстан Республикасының дәүләт вәкаләтләрен бирү хакында» Татарстан Республикасы Законының 1 статьясына үзгәрешләр кертү турында закон проекты чыгарыла.
Егерме алтынчы утырыш кысаларында шулай ук аерым торак пунктларын бетерүгә бәйле рәвештә Мөслим, Кукмара, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә районнары чикләрен үзгәртүгә кагылышлы берничә закон проектын, шулай ук авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне башка категориягә күчерүгә бәйле закон проектларын карау планлаштырыла.
Алдагы утырышның көн тәртибенә биш җәмәгать судьясын сайлау һәм Әлмәт районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы вазыйфаларын йөкләү турындагы мәсьәлә кертелгән.
«Хөкүмәт сәгате» кысаларында «Татарстан Республикасының азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү турында» мәгълүмат биреләчәк. Әлеге мәсьәлә буенча ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров чыгыш ясаячак.
Президиум утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез